Рөстәм Кутуй — язучы һәм тәрҗемәче, заманча әдәбиятның күренекле остасы.
Татар мәдәниятын танытуга һәм үстерүгә шактый зур өлеш керткән шәхес. Әдип 1936 елның 11 ноябрендә Казанда Гадел Кутуй гаиләсендә дөньяга килә. 1960 елда Татарстан китап нәшриятында эшли. Аннары Казан телевизион студиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире була. 1964 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Казан» журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән.
Рөстәм Кутуй Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һәм башка язучыларның әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итә.
2010 елның 7 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан соң 74нче яшендә вафат була. Әгәр исән булса бүген ул 81 туган көнен бәйрәм итәр иде.

Айдар Хәлим: Рәхмәт халкым!


К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г. Исхакый, Һ. Атласи, Җ. Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган “Кайсыгызны юатыйм?” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды.
Язучы ул – пәйгамбәр, шуңа күрә аның яшен дә сорамыйлар, бары тик һәрчак “каләмең тутыкмыйча, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә язсын” дип теләк кенә телиләр. Шул вакытта син, дөрестән дә, үзеңне җирнеке түгел, ә күктән бөек миссия үтәргә җибәрелгән зат итеп хис итәсең. Үзенең иҗатташ дуслары, яраткан укучылары, Татарстанның рәсми затлары котлаган чакта Айдар ага да, һичшиксез, шундый хисләр кичергәндер дип уйлыйм.
Айдар Хәлим үзе үк: “мин әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кердем”,  – дип әйтә. Әлеге кичәне дә Г. Камал исемендәге Академия театрының яшь артистлары язучының мәхәббәт турындагы шигырьләрен укудан башлап җибәрделәр. Тамашачы хисләргә бирелеп, акрын гына мәхәббәт кылларында тибрәнде.
Айдар Хәлимне юбилее белән котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов күтәрелде. Үзенең чыгышында ул, юбиляр турында: “Айдар Хәлим кебекләр сирәк. Язучы ул пәриле була. Айдар ага беркайчан да пәриенә хыянәт итмәде. Халыкның каны белән уралып барган, милләт җанын саклый торган әсәрләр тусын”,  – дип бүләкләрен тапшырды. Язучыны котларга ТР ның халык артисты Рөстәм Маликов та килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров та үзенең котлауларын җиткерде. “Сез “мине талант өчен яратырга мөмкин, мине талант өчен яратмаска мөмкин”, – дип әйттегез, ләкин дәвам итеп шуны әйтәсем килә: сезне кабул итмичә мөмкин түгел!”, – Данис Фәнис улының бу фикере белән килешми мөмкин түгел. Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, шулай ук Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим дә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Кичәне алып баручы Фәнис Җиһанша әйтеп китүенчә, Айдар Хәлим 7 жанрны колачлаган әдип. Шуңа күрә дә аның бу кичәдә шигырьләреннән тыш, балалар әдәбияты, роман, хикәяләреннән өзекләр дә укылды. Бу көнне Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тарафыннан язучыга ТР ның “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең котлавында, мондый сүзләр җиткерде: “Айдар Хәлимнең башка язучылардан аермасы шунда: ул татар халкын Россия империясе белән бәйле икенче югарылыкка күтәрде. “Убить империю” кебек китапны кем яза алыр иде? Беркем! Айдар Хәлим үзенең халкының бөеклеген исбат итү өчен туган”.
Кичәдә Айдар аганың кече кызы Кадрия Хәлилова “Җан чишмә” пьесасыннан (авт. А. Хәлим) “Чишмә” җырын башкарып үтте, шулай ук Омски каласыннан килгән ике туган абыйсы Фуат Хәлилов та гармунда халык көйләреннән тезмә уйнап тамашачы күңелен әсир итте. Башкортстан Республикасы Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылыннан Айдар аганың якташы Азат Хәмидуллин да барлык авылдашлары исеменнән язучыны юбилее белән котлап үтте.
Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” пьесасы буенча төшерелгән фильмы (реж. Нурания Җамали), кино индустриясенә яңа гына кереп барган, татар халкы өчен  зур борылыш, күтәрелеш булган иде. Язучы шулай  гомере буе милләтенең данын еракларга тарату өчен туган пәйгамбәр кебек үз вазыйфасын үтәүдән ләззәт табып яши. Айдар ага, тыйнак кына “бер ятим баланы, син үстердең, рәхмәт, халкым!” дип милләтенә үзенең яратуын җиткерде. Юбилей кичәсе Айдар Габдинов башкаруында Айдар Хәлим сүзләренә язылган “Без исән” җыры белән тәмамланды. Әйе, мондый шәхесләр барында без исән генә түгел, без исән булырга тиеш!



Шагыйрә Эльмира Җәлилова белән язучы Марат Кәбиров әңгәмәсе
Бүгенге чор шигъриятенең иң күренекле вәкилләрен билгели башласаң, Эльмирасыз булмый икән. Популяр җырлар, шигырьләр авторы… Үзе дә бик популяр… Һәм шигырьләре кебек үк, бик үзенчәлекле шәхес. Кемнәрдер, әйтик, Язучылар берлегенә керү өчен, ришвәт бирергә дә әзер. Ә моның үзенә ришвәт бирсәң дә, анда кертеп булмый.
– Эльмира, миңа калса, бүген бөтен кеше дә эшмәкәр. Бөтен кеше акча эшли. Һәм… бөтен кеше шигырь яза. Синеңчә ничек, бүгенге заман ул шагыйрьләр заманымы?
– Андый заман булдымы икән соң ул?! Хәер, Казанга укырга килгән чорларымда (1996 ел) газета-журнал редакцияләрендә эшләүче язучы-шагыйрьләрнең иҗатка вакыты да, теләге дә күбрәк шикелле тоела иде. Ничектер заман темпы башка идеме? Як-ягыңа каранып, дөньяга сокланып, шигырь укып йөри торган чак иде кебек. Тик бу шагыйрьләр заманы булганнан гынамы икән? Әллә язучылар шул заман белән бер аяктан атлап барганнанмы? Ничектер халыкка якынрак булганнар димме әдипләребезне. Мәдәният йортларында шигырь укып, зал тулы халык җыя алган заманнар булган. Килгән бит халык, тыңлаган, таныган, яраткан. Хәзер дә килер иде кебек укучы… тик әдәбият-сәнгатьтән бизнес ясамакчылар.
– Бүген һәр тарафтан ишетелә торган: «Татар әдәбияты начар хәлдә», – дигән сүзгә ничек карыйсың?
– Ничек карыйм?! Инкарь итә алмыйм. Классик әдәбиятыбыз белән кызыксынган буын картаеп килә. Яңа буынны шаккатырырлык әсәрләр ай-һай сирәк… Мин моны ике бала анасы буларак әйтәм, яшь буынны үзенә кызык булмаган нәрсә белән шөгыльләнергә мәҗбүр итеп булмый, кызык булмаган әдәбиятны укытып булмый аларга. Ярый ла ул без – авыл балаларына әллә ни сайлау мөмкинлеге булмаган – нинди китап таба алганбыз, барысы су кебек эчелгән. Хәзерге заман баласына мәгълүмати чыганаклар бихисап, ул бит бездән инде бер гасырга акыллырак. Минем менә җавап итеп язучыларга сорау бирәсем килә: сезнең балалар татар әдәбиятын укыймы?! Юк икән, әдәбиятыбызның ничә ел гомере калуын чамалау авыр түгелдер…
– Хәзерге татар әдәбиятыннан кайсы язучыларның әсәрләрен башкаларга да укытырга теләр идең һәм ни өчен?
– Прозада – Зөлфәт Хәким һәм Марат Кәбиров! Аларның әсәрләрен укыганнан соң үзеңә яңалык ачу гына түгел, үзеңә үз-үзеңне ачасың. Поэзиядә һәр шигырь аңлаучыга Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар һәм Рүзәл Мөхәммәтшинны тәкъдим итәм. Ни өченме?! Нибары шигырь шундый булырга тиеш булган өчен.
– Шагыйрь өчен иң мөһиме нәрсә?
– Иҗаттамы?! Башкалар өчен җавап бирә алмыйм: миңа шигърият күп катлы булырга, стандарт ритм-рифмалардан, сүз чикләреннән азат, тирән булырга тиеш.
– Эльмира Җәлилова шигърияте башкалардан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?
– Бу сорауга укучылар төгәлрәк җавап бирер иде дә бит… Мин шигырьне бармак очыннан суырып, уйлап чыгарып, алдан сюжетларын корып яза алмыйм. Җандагы әрнүләрнең инде төзәлә башлаган кутырларын куптарып бетереп, дөнья белән алыш-бирешне өзеп язылганнары гына үз. Зомби халәтендә димме?! Үз шигырьләремдә дә, башкаларда да фальш нотасын кабул итә алмыйм. Кайчак гел үз-үземдә генә казынам, темалар төрләндермим кебек тоела башлый. Акланырлык дәлилем дә бар – үзем тоймаганны яза алмыйм мин. Шул халәтне кичермәсәм, укучы җанына барып җитәрлек итеп тасвирлый алмыйм. Миңа язганыма, укыганыма ышанырга кирәк. Кайчак камил генә язылган шигырь юлларына тап булам: тик ул мине дертләтми, уйландырмый, уятмый. Күз йөртеп чыгуга онытыла: шигыре дә, язучысы да. Ихласлык шулкадәр тансык нәрсәгә әверелгән бу чорда, мин үз шигырьләремә бер генә тамчы фальш та кертмәскә тырышам.
– Синең сүзләргә бик күп җырлар язылган. Шагыйрьгә моның нинди файдасы бар: дан өстиме ул, баетамы, күңелгә шифа бирәме… бүтәнме?..
– Җыр язармын дип башыма да китергәнем юк иде. Яшүсмер вакытымда бер үзешчән композиторның «кеше укырдай шигырь яз инде, җыр да иҗат итеп булмый бит синең сүзләргә» диюе шулкадәр тирән эз калдырган иде күңелдә. 12 еллык иҗади тәнәфестән соң Фирзәр абый Мортазин интернет челтәреннән бер шигыремне күреп алып, җыр язып, аны Салаватка тәкъдим итмәгән булса, Эльмира Җәлилова беркайчан татар эстрадасына килеп кермәгән булыр иде дип уйлыйм. Җыр язу ни бирә дигәннән, миңа рухи канәгатьләнүдән кала, берни берми инде ул. Җыр сатып акча эшләгәнем юк, чөнки җырлый белмәгән бер генә кешегә дә җыр язмыйм. Инде үзем тыңларга яраткан артистларга җыр сатып баеп булмасын аңларлык яшьтә.
– Җыр кирәкме бүген халыкка? Кая карама, җырчыларны, җыр язучыларны, җырларны сүгәләр – шуңа соравым.
– Татар халкы җырсыз-моңсыз яши алмыйдыр ла ул! Җыр кирәк аңа, тик бүген эстраданы тутырган «гарип-гораба җырлар» түгел. Бу темага хәзер әллә күпме акыл сатарга булыр иде. Тик мәгънәсе юклыгын аңлап, үзем өчен шундый гына нәтиҗә чыгардым: телевизор карамыйм, радио тыңламыйм, газета-журнал укымыйм, концертларга йөрмим, тавышсыз җырчыларга җыр язмыйм! Үзем яраткан татар җырлары минем телефондагы аудиоязмаларга теркәлгән, күңелем булганчы тыңлыйм. Кайта-кайта классик әсәрләр укыйм: прозадан – поэзиягә, поэзиядән прозага күчә-күчә. Театрга йөрергә тырышам. Опера сәнгатен яратам.
– Уңышка ирешкән кешенең хыянәтсез юлдашы булган гайбәткә, мактау-тиргәүләргә ничек карыйсың?
– Мин алай үземне ниндидер уңышка ирешкән кешеләр исемлегенә кертә алмыйм. Тәнкыйтьне, мине тәнкыйтьләгән мәсьәләдә, компетентлы булганнарны бик уңай кабул итәм. Остазым Рәдиф абый Гаташ гел «кыздырып» тора. Минем әле дә Язучылар берлегендә булмавымны өнәми инде ул. Ә мин һаман, күңелем кушмаган гамәл кылмаячакмын, дим. «Озын язасың!» дип тә тәнкыйтьләп ата. Аннары «һәр сүзең шигырьгә әйләнгән икән бит синең!» дип канатландыра.
Халык шагыйрьләре арасында сабыйларча ихласлылыгын саклап, тормыш ваклыкларыннан өстен чын кеше булып кала алган бердәнбердер ул, мөгаен! Тик менә нахак сүзләрне бик авыр кичерәм… Минем исем белән авыз чайкарга маташучы профессионализм дигән сыйфаттан мәхрүм журналистлар барын җиткерделәр. Минем белән дә, иҗатым белән дә таныш булмаган килеш, әллә нинди пычрак сүзләр ыргытучылар барын ишеттерделәр. Башта елап беттем. Рәнҗедем. Озак уйланганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: мин инде шундый яшькә җиткәнмен – үз кешеләремнең миңа булган мөнәсәбәте, фикере мөһим. Ә калганнар фикере? Аеруча мондый матбугат чаралары фикере?! Әлбәттә, мин аларны рәхәтләнеп җавапка тарта ала идем, тик урысчалап әйткәндә, «много чести». Алар дәрәҗәсенә төшәсем килми. Аңлаганнардыр дип уйлыйм: кызганам мин андыйларны. Тик… ярдәм итә алмыйм.
– Син интернетта да бик актив. Үз сайтыңны булдыргансың. Соцчелтәрләрдә фотоларың, видеоязмаларың, шигырьләрең даими күренеп килә. Шагыйрь өчен интернетның файдалы һәм зыянлы якларын билгели аласыңмы?
– Интернет – язган шигырьләр, күңелдә кайнаган фикерләр белән бүлешер өчен менә дигән мөмкинлек инде ул үзе. Тик шул виртуаль дөньяга алданып, тере аралашулар кими бугай. Ничә кеше укыйдыр минем шигырьләрне, белмим, тик алар белән күрешеп, күзгә-күз шигырь укышып, фикерләшеп утырасым килә!
– Бүгенге шигърияткә игътибар итсәң, анда күбесенчә хатын-кызлар. Һәм иң популярының барысы да чибәр. Илһам кошы чибәрләр иңенә генә кунамыни соң? Үзе матур кешенең әсәрләре дә матур булып тоеламы? Әллә киресенчәме: әсәрләре күңелгә яткан өчен чибәр булып күренәме алар (күренәсезме сез)?
– Марат абый, бик авыр сорау бирдегез әле сез. Ничек дип кенә җавап биреп котылырга дип ярты көн уйларга кирәк. Әйдәгез, мин үзем яратып укыган ике шагыйрь хатын-кыз турында гына әйтәм: Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар. Алар чынлап иң матур кешеләр, чөнки рухи дөньялары чиксез тирән. Күзләренә бөтен дөнья сыйган. Матурлык бит ул – табигыйлек! Шуңа аларның иҗаты да матур. Чөнки алар уйдырмалар уймый – шигырьдә яши! Шигырьне сулый! Җаннарында ярату мөлдерәмә аларның, ә яраткан һәм яратылган хатын-кыз һәрчак матур була.
– Синең дәрәҗәдәге иҗат кешесе һәрвакыт күз алдында, игътибар үзәгендә – талантлы, хисле, чибәр… Моның гаилә тормышына зыяны тимиме?
– Алай егылып китеп «игътибар үзәген» хис иткәнем юк минем. Мин бит бик сирәк кеше белән аралашам. Бик сирәк чараларда катнашам. Күзгә сукыр чебен булып тулган кешеләрне өнәмим. Үзем дә артык күп булудан куркам. Кеше тансык булырга тиеш дип саныйм. Бөтен кешегә дә ачылып-түгелеп йөри торган бәндә түгелмен. Шуңа да ниндидер зыян булырга тиеш дип исәпләмим. Дөньяга чыкканда да гел ирем белән булырга тырышам. Шулай кирәк булганнан түгел, шулай җайлы, җылы, рәхәт булганнан. Әле ирем 12 ел элек «Син быел китап чыгарырга тиеш!» – дип мәҗбүр итмәсә, мин каләмемнең кайда икәнен дә оныткан булыр идем. Шуңа, кайсыдыр бер гомеремдә кылган саваплы гамәлем өчен бирелгән кеше ул миңа – үз-үзенә ышанган, төпле ир-ат. Вакланмый. Мөнәсәбәтләрне дә вакламый. Үз-үзендә бик сирәк кунак була торган иҗат кешесе белән яшәве аңа кыендыр бәлки, тик мин аны һәрчак: «миңа үземә дә үзем белән яшәү җиңел түгел!..» – дип юатам.
– Эльмира Җәлиловадан гаиләдә тату яшәү рецепты?
– Минем әтинең һәр гаилә бәйрәмендә кабатлый торган сүзе бар: «Гомер ничек яшәсәң дә үтә, матур итеп яшәсәң лутшырактыр алай да», – ди ул. Матур итеп яшәүне һәркем үзенчә аңлый, әлбәттә.
Без аны гаиләдә ирем белән икебез бертөрле тоябыз бугай: бер тарафка карап, һәрчак нәрсәгәдер омтылып, ирешеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәгәндә, теге җилкәгә баса торган тормыш арбасын сөйрәве җиңелрәк тоела. Кухняда түгәрәк өстәл тора. Һәр кич шуның янында ирем – эштән, балалар укудан кайтуга, дүртәүләп җыелып гәпләшәбез: кемнең көне ничек үткән, кем ниләр кылган, нинди планнары бар?! Нидер төзибез икән – без анда һәр розетканың кайда буласына кадәр бергә билгелибез. Кемдер театр ярата, кемдер – кино, кемдер – футбол, димәк, без һәрберсенә дә барабыз. Бергәләп. Мәшәкатьнең «синеке»се, «минеке»се юк. Бары– бергә, югы – уртак безнең. Гел!
Аннары әти: «өчне бирми, бишне алып булмый!» – ди әле. Монысын да мин үземчә аңлыйм бугай: яратуны күпме бирәсең, шулкадәр күбрәк аласың. Шагыйрьме, түгелме, мин иң беренче чиратта – хатын-кыз. Үбеп-кочаклап, эшкә озатам. Бездә төрле карашлы кешеләр бар, төчелек диючеләр дә табылачагына иманым камил. Аклану түгел, аңлату: ир-ат җылылык көтеп торган җиргә сөенеп кайтуын белгәнгә шулай итәм. Аннары, яратуның беркемгә дә артык булганы юк әле!
источник:Марат Кәбиров

Язучы архивыннан

Ни кызганыч, без белгән-күргәннәрне сез белмисез!.. Исән чагында аралашып яшәгән Сталин лагереның, тагын бер тоткыны хакында бәян кылам Гәзитебезнен Мәрьям Дибаева җитәкләгән информация бүлегендә эшләгән чагым. (2012 елда бу апабыз 96 яшенә чыккач нафат булды.)
Алтмышынчы елларда редакциябезгә, кулына авыр букча тотып, бер хәбәрче килеп иори иде
— Ә-ә-ә. тюрколог, әйдә, түрдән уз! — дип каршы ала аны мөдиребез Хәл-әхвәл сорашалар, яшьлекләрен искә тошерәләр
— Госман. Гарәфетдин абыеңның материалларын \ к н генә каран җибәр шунда. Аны төзәтәсе юк. — ди Мәрьям апа. мина күрсәтмәсен җиткереп.
Ә менә табигать хикмәтләре, кош-кортлар, җәнлекләр тормышы гурында тучыны ни очен «тюрколог» дип йортә. бүгенгәчә гөшенә алмыйм Хәер, үзләре беләдер ул кадәресен?! Хәбәрчебез гади генә автор түгел анысы Я пчы Гарәфи (тулы исеме Гарәфетдин) Хәсәнон заманында әдәбият мәйданында үз атын уйнаткан шәхес. Анын соңрак басылган Кошларым-дус шрым» дигән китабы автор имзасы белән архивымда а к [Ә с ыслана Инде кыскача гына үзе белән танышыйк Гарәфетдин Казанда, анын да эшче-һонәрчсләр белән кайнап торган атаклы Яна unci.» [Ә һөнәрчеләр гаиләсендәтуып-үсә Шунда урта мәктәпне гәмамлыи Әдәбиятка бик ншм.ш килә. Элек Мәрьям Дибаева зшләгән «Яшь Ленинчы- (хәзерге «Сабантуй») [.иш силә басыла башлый. Уноч яшендә, Татарстан я (учыларынын Беренче съездында (1934), яшь автор буларак Кормили мөнбәренә күтәрелә, анда балалар әдәбияты турында я кынлы нотык гота Ka6ai ип әйтәм 13 яшендә! Соңыннан бу хакта Максим Горький ук- «Известия» гәзитендө язып чыга. яшь каләм иясен мактап телгә ала 1938-1941 елларда яшь авторның «Яр башында болан-, -Чуар гарвкан фаҗигасе», «Печән өсте яки 1өҢГӘр чыпчык» Һәм башка КИТаП ИрЫ ДӨНЬЯ КүрӨ
ГУЛА1 «илләре аны читләтеп үтми, унтугыз яшьлек erei яманаты чыккан Пе [әтән гөрмәсенә килен каба У i монда шагыйрь Хәсән Гуфан бе ыи бер камерада утыра Кыйналган өлкән каләмдәшенен яраланган к\ 1ЫН у юнен күлмәген ерткалан бәйли Шагыйрьне одеялына гөреп кылыта Болары готкыннарнын истәлегеннән дә мәгълүм фаш ир Камерадан вакьл 1ыча котылган Г.Хөсөнов тизрәк Себер якларына чыгып сыза Кызылъяр гөбөгендөге бер авылда ятим балалар йортында гада ипче аннары гәрбияче п\ п,]н хезмә! т . - Я (мыштан узмыш юк ш юр бил Башк тарный кайтыр вакыты якын [ашкан мә i (ә инде 1952 с ira аяк баскач l арөфи Хәсәновны гагын үзен сагалап торган ГУЯАГка имеп гыгалар Әмма абзыебыз, ни гөпченсәк гө, андагы \.< i юрне ачы [ып сөй [әмә ie \вы 1ына ^\ каптырып җибәргәннәр, сүз куертмаска аш «ерткөннөр иярсен Ьси., шунысын гына ым ми.!
Унөч ел утырганнан ton. иреккә чыгарылгач, Гарәфи Хәсәне шәһәренә кайтып урнаны Әйткәнемчә, редакциягә, яраткан rei матур матур хикәя язмалар китерде Мин алармы карап кына чью ни каләм i ыкмы ич л шунда \к м ш и ie п .11 ип ы саннарына пжь и м итем
Хезмәтен хөрмәтләгән редакторны кем яратмасын?! Гарәфи абзый туп-туры минем өстәл янына елыша, тормышым белән кызыксына, кайбер нәрсәләр хакында ихлас киңәшләрен бирә. Үзенен язасы планнары белән уртаклаша. ГУЛАГ анын рухын сындыра алмаган. Эчкерсез, ачык күңелле, җор телле булып калган.
Дөнья түгәрәк бит ул, егетләр! Берзаман Гарәфи абзыйның Себердә туган улы Аяз белән «Татарстан» журналында, берара Татарстан матбугат агентлыгында (ул анда баш мөхәррир иде) бергә эшләп алдык. Аяз әтисенә охшаган, ачык күңелле егет, табигать баласы. Талант ягыннан әйтүем. Яза торган темасы да табигать. Бүген ул берничә китап авторы. Шәхси гәзитен ачып җибәрде. 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Улын беләсездер, ә менә Гарәфи Хәсәнов дигән ГУЛАГ тоткынын күрми калдыгыз. Анысы безгә насыйп булды!.. Кактуслар патшасы
Дөньясы ямь-яшел! Тәрәзә төпләре, өстәл-урындыклар, киштә-шүрлекләр, идәннең дүрт почмагы — чәнечкеле кактуслар белән тулган. Хуҗа шуларга патшалык итә. Туганнан туган сенлесе сүзләренә караганда, ялгызлыгы- буйдаклыгы да шуннан икән. Мин белмим. Әйе, бу замандашларының хәтеренә сеңеп калган тәҗрибәле табиб һәм талантлы драматург Шәриф Хөсәенов. Исән булса, үзе турында язарга рөхсәт бирмәс иде, мәгәр.
Әйдә, сүзем дога булып ирешсен! Хикәятем болайрак башлана. ... Узган гасырның алтмышынчы еллары. Төгәлрәк дисәгез, 1963 елның җәе. Ике буйдак, мөхәррир кардәшем Фәсхи Шакир белән «Гостелло» теплоходында Идел буйлап сәяхәт кылабыз. Ульян причалыннан Мәскәүгә менүче безнекедәй «Карл Маркс» теплоходы кузгалып бара. Палубасына бер чибәр кыз чыгып баскан. Ычкына бит кызыкай!..
— Сез татармы?
— Мишәр кызы
— Ни кызганыч!
— Әйе.
Атып калырга ашыгам:
— Казанга шылтыратыгыз. Телефоным — 64-68, алт-мыш дүрт, алтмыш си-геез...
Ял бетте. Күп нәрсә томанга төренде, чөнки колактан эшкә чумдык.
Редакциядә эш дигәнебез төнге сәгать берләргә кадәр сузыла. Егерме өч сәгать — безнең өчен кичке вакыт ул. Телефоным чәрелдәде.
Коммутаторның таләпчән боерыгы ишетелде. — Сезне Мәскәү сорый, сөйләшегез! — Алло, исәнмесез! Нишләп редакция?! — Редакция бу. Сезне Гумеров тыңлый, — дим. — Гафу итегез, мина «Гостелло» теплоходындагы егет кирәк иде.
Бер айдан соң Мәскәү чибәре Наза Нургалиева (кыз чактагы фамилиясе) белән әнә шулай телефон аша ипләп таныштык. Бичаракай өйгә шылтыратам дип уйлаган. Ә монда редакция. Каушады бераз. Кая инде ул чакта өй телефоннары! Аңлаштык. Кыз Щелково бистәсендә, Исмәгыйль бакчасы тирәсендә яши икән. һөнәре буенча тегүче. Тагын шунысын да искәртте Казанда әнисенең бертуган энесе, язучы Шәриф Хөсәенов яши, ди. Бик беләм, минәйтәм. Чөнки илленче елларда ук театрда аның «Профессор кияве» дигән комедиясен кат-кат караганым булды.
Шуннан ике арада хатлар китте. Төн йокысын качыра торганнарын урысчалап мин сырладым. Юк икән, машинкада секретаребыз шундый ук мишәр тумасы Равилә Тәкәнәева басып бирде. Корректурасын да үзе карады. Мәскәү кызына татарча язмыйлар бит инде.
Үтемле икән хатларым, кыз дөпелдәп Казанга кайтып төште Кышкы гыйнвар суыгында. Фабрикалары янгач, чираттан тыш ял биргәннәр үзенә Туташ белән Декабристлар-Восстание урамнары чатында очраштык. Чегән кызыдай серле, егылып китәрдәй чеп-чибәр икән москвичка. Үзебез дә төшеп калганнардан түгел: аякта жәйге түфли, бер кат чалбарнын «стрелкасы» май кисәрлек, балактан жил шәп уйный Теге бөтенләй хәтәр: болай да гәүдәле кыз биек үкчәгә менеп баскан, өстендә, ул чакта Казан кызларының төшенә дә кермәгән 25 мен сумлык юка эчле каракүл тун. Утыз-кырык градуста икәүләшеп дерелдибез, биибез...
Яшьлеккә кереп адаштым ахрысы, кыскарак тотасы иде шулай да. Кышын юньләп жылытмый торган «Костер» (исемен күр син анын!) кинотеатрында ниндидер фильм карап чыктык. Тагын урамда биибез. — Киттек безгә, чатны гына борыласы, Шәриф абый Кызыл Байрак урамында яши, — ди кыз.
Яхшысынмадым. Икенче чат борылышында торучы повестем герое Сафа Галиннарга (китапта Гали Сафин дип бирелгән) алып кердем үзен. Кунакчыл гаилә. Төн уртасына кадәр утырдык. Шунын белән шул дисән Д8 ярый. Дәвамы минем файдага түгел... Сонрак Наза Казанга кү"чеп кайткан Шул чорда Г.Камал театрында Шәрифнең «Әни килде» драмасы зур уныш белән барды. Кыз көн дә спектакльгә йөргән, килгәндер дип. мине күзләгән.
— Гел җиденче рәттә утыручы (җитәкчеләр һәм олы кунаклар рәте) егет ул булды ахрысы, — ди икән «Азат хатын» журналисты Кояш Тимбнковагв Абыйсын да тинтерәтеп бетергән. — Кояш, күрсәт әле шул егетне. — ди Шәриф — Өченче катка мен дә кара. Журналистлар берлегендә утыра. — дип җаваплый тегесе.
Минем ишекне ачып кына бага Шәриф Икенче катка төшкәч, күнелендәген ярып та сала: — Таныйм икән үзен. Озын өстәленен башыннан чак күренеп тора. Назанын яртысы гына, — пи болай да иэһөр гелле, кактуслары шикел к чәнечкеле драматур] Әмма цөрес әйткән, бахыр. На ia ханым, бу юлларны укып син дә бер елмай вле1 Онытмаган булсан яшьлекне
Шәриф абыеннын теге «өстәл башыннан чак күренеп гора» дигәненә һич үпкәләмим Дөресен чал ярыл әйтә горгая кеше и и бил габнб-духтыр, талантлы драматург. Татлы тәнкыйть
Чоры шул иле — тәнкыйть дигәннәре беренче нәүбәткә куелды Гөзит битләрендә басылган мәкаләдән ^ан. күпләр урыннарыннан очты Б) «төерне» йога алучылар яши бирде Бөгьзелөре, гөыам шомарып, «кимчелекләрне вакытында ачып, гур ярдәм күрсәткән өчен», журналистка рөхмә! бе [дерергө ашыкты Мон сый калләр \ еы бе ISH вә еш каба! Ә бер очрак бөтенләй киртәсеннән чыгып китә язды Якташ аба коткарды йеккеге Гукай районына (үзәге Олы Әтнә авылы), шикая нигезендә, герлекчелекиен горышын яктыртырга шп килдем Ни сәбәптәндер, райкоммын идеология секретаре Мөхәммәп Мозаффаровка (гадәттә гуры (ан-туры беренчегә юна юбез) пары и кердем Гүре бик гөксе
каршылады, әллә кем булып кыланды, аркылы горкылы сөйләште Хал бе ген ганышкач га «Без ю ан гый көлләр юк», гил, кырт киек- — Күрербез. Колхозларга чыгарга атыгыз бармы соң? — дим. — Минеке юк. — Табылыр...
Шулай булмыйча1 Республиканың төп гәзитеннән килдек ич. Сәфәргә райкомның беренче секретаре Хәниф Сафиуллин белән аның олы гәүдәле, урынында биеп торган «Орлик» кушаматлы (хәтердә каттан тагын) алмачуар юртагында кузгалдык. Хужа кеше бер дә теге Мозаффаров шикелле итенми Гади, игътибарлы, дустанә гәпләшә Дөньяны күргәнгә ошый. Җитмәсә, якташлар, икебез дә бер районнан икәнбез. Ул моңа балаларча куанды. Жылы мөгамәләсен сизеп, үземнең дә ачуым суына төште. Олы Мәнгәр, Бәхтияр авыдтарында фермаларны карадык, терлекчеләр белән очраштык
— Күргәннәремне язарга туры килер, — дидем киткәндә беренчегә. — Шулай да каты бәрелмә инде, якташ, обкомга барып житәрлек булмасын. Фермада тәртип ясарбыз анысы. Мәкаләңә җавапны Мозаффаровнын үзеннән яздырырмын. — Хәниф Сафиуллин акыллы җитәкче иде. Соңыннан республика «Сельхозтехника» берләшмәсендә озак еллар эшләде.
... Килде җавап хаты. «Иптәш Гумеров дорес тәнкыйтьләгән. Бүгенге көндә хаталар төзәтелде, фермадагы кимчелекләр бетерелде. Тәнкыйть өчен тагын бер кат рәхмәт авторга!..» Чыннан да хатка Мозаффаров кул куйган иде. Болаи озын итеп сөйләвемнең хикмәте бар. Берәр елдан Мөхәммәт Мозаффаров партия өлкә комитетының матбугат секторы җитәкчесе урындыгына менеп кунакламасынмы?! Шүрләдем, әлбәттә. Ул бит сугышта катнашкан, яраланган, аксап ук калган, орден-медаль колодкалары гына да әллә никадәр. Шуңа да үзен һәрвакыт эре тота. Әйтмим, безнең җаваплы мөхәррир белән генә түгел, хәтта, турыдан-туры җитәкчесе, обкомның Пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Николай Андрианов белән дә бармак аша гына сөйләште. Тәмам туйганнар ахрысы моңардан. Мине Татарстан журналистлар берлеге идарәсе секретаре итеп раслаган көнне үк Андрианов татарчалап (чуваш егете безнең телне хәйран гына сукалый иде) тәкъдим ясады:
— Ычкын, давай, партшколга, туры матбугат секторына кайтырсың! Мозаффаров урынына димәде, әмма тел төбендә шул сизелде — секторга дип, атап әйтте. Теге чакта үземне мактап хат юллаган кешене ник батырыйм, ди. Районнарда зона семинарлары оештыру планнарымны карап кына чыга. хуплый. Чын дуслар без. Алыштырмадым Мозаффаровны. Сезнең белән җитәкчелек итәргә дә язмалы Югыйсә, обкомда бозыласым кон кебек ачык иде. Мозаффаровлар болаи да күп иде ич ул чакта...
Госман ГОМӘР
Редакциядән:
Озак еяяар матбугатта эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Юлбарыс тырнагы». «Мөһер» исемле детектив жанрдагы әсәрләр иҗат иткән, соңгы елларда журналыбызда атаклы шәхесләр тормышын шәрехләп язган язмалары белән еш катнашучы каләмдәшебез бу айда үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә Аңа исәнлек-саулык, тыныч-имин көннәр, иҗади уңышлар тешбез
«Казан утлары» архивыннан